10 нчы көн #әдәбимарафон Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар"
Ә Зөлхәбирә үзе уйнамаганда заллга күз салу өчен пәрдәдә уем ясады, тамашачыларны күзәтте. Драмадагы вакыйгалар шәһәр фатирында баргангамы, кайбер күренешләрдә персонажлар символик мәгънәдә фикерләп сөйләшкәнгәме, әллә инде беренче тапкыр уйнаган Зилә. Лилия, Кадыйрның тамашачы алдында бераз тартынганнары сизелгәнгәме тамашачының игътибары, кызыксынып каравы сүрелгән урыннар да булды. Ә тулаем алганда, яратып, ошатып карадылар кебек. Хисмәт белән икесе ир белән хатын рольләрен уйнаганда Балантаулыларның күзләре башкача да ялтырый, бераз елмая төшәләр, бер-берсенә карашып, ниндидер мәгънә эзлиләр сыман тоела. Бу башкала театры түгел шул! Авыл кешесе спектакль караганда да, авылының чынбарлык вакыйгаларын хәтерендә барлап, бәйләнеш ясый. Хисмәтнең Зөлхәбирә өчен янып-көйгәнен күпләр белә. Чынлыкта да шулай яратышалармы икән? Беләселәре килә... Кызыксынучан күзләр очкын сыман кабына, ирексездән йөзгә елмаю куна... Авыл советы башлыгы тамаша беткәч сәхнәгә күтәрелеп, жылы сүзләр, рәхмәт әйтте. Пәрдә ябылгач, сәхнә артына кереп, спектакльне ошатуларын әйтүчеләр арасында уйларын яшереп тормыйча: «Хисмәт белән матур пар икән сез!» диючеләр дә булды. «Спектакль ахырындагы кебек аерылмагыз», дип, бармак селтәп шаярттылар. Театрда уйнап күңеле белән яшәргән, Зөлхәбирәне икенче килене итеп күрергә теләгән Зәйтүнә «Кайчан туйга киләбез? дип төрттерүчеләргә:-Бик тиздән, Алла бирсә! дип җавап бирде...134 нче бит #ГүзәлГалләмова #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
55
0