10 нчы көн. Әнгам Атнабаев "Борынгы гадәт"

10 нчы көн. Әнгам Атнабаев "Борынгы гадәт"

Сездә ничек? Бездә тәмле була Таң алдыннан йокы сәгате. Тик авылымда шундый гадәт калган - Борынгыдан калган гадәт ул: Таң тишеге белән уяталар, Кояш чыкмас элек тор, диләр. Ә тормасаң, иркәләнеп ятсаң, - Игелексез, диләр, тиргиләр. Гомер бакый бездә шулай килгән, Соң ятканнар, иртә торганнар, Җәйге кояш башын калкытканчы, Инде бертын урак урганнар. Бабай әйтә: кешеләрнең бәхете Кояш белән бергә чыга, ди. Кояш чыккан мәлне күрмәүчеләр Бәхетсезләр әнә шуңа, ди. Һәм бу гадәт һаман дәвам итә: Соң яталар, иртә торалар, Авылдашлар, кояш чыкмас элек, Күзен тырнап, эштә булалар - Яз чәчәләр, көзен уралар... Безнең якта иртә торалар. Югалтуы кыен кыенлыкка Таң алдыннан йокы сәгатен... Ә шулай да мин ихтирам итәм Авылымның бөек гадәтен.

Тэглар:

51

0