10 нчы көн #Әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

10 нчы көн #Әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

Көтмәгәндә, җил-давыл купты, бар җир караңгыланып китте. Коръән тыңлап оеп утырган халыкны сискәндереп, ихатада нәрсәдер шатырдады, аннан гөрселдәп ауды. Барысы да тәрәзәгә борылдылар. Бакча түрендәге куш кәүсәле карт алмагач урталай аерылып, бер юан чаты җиргә ауды. Хәтта «ух» иткән тавыш килгәндәй тоелды. Бөтенесе берьюлы хуҗабикәгә борылып карадылар. Аш бүлмәсендәге хатыннар: – Менә, Газинурның китүе шулдыр инде, – диештеләр.

Тэглар:

78

0