10 нчы көн  Әдәбимарафон2025

10 нчы көн Әдәбимарафон2025

Ни бәхетле итә кеше җанын Нигә бәхетлеләр аз җирдә Яратырга гына туган йөрәк Туңа бүген тормыш җилендә. Нигә авыр бүген тормыш йөге Ниләр төйи кеше иңенә Яшәү шарты җиңеләйгән саен Нигә тормыш авыр күренә. Нигә күңелләр тар, йөз - ачулы Бөтен кеше бүген үртәлә Ник икән соң яшәмибез бүген Җаныбызны гына иркәләп. Киләчәккә байлык туплыйбыз дип Шәрәләтәбез шул җаннарны Шул байлыкка табыну - дөресе шул бит Дошман итә дуслар, туганнарны. Матди байлык җанны җылытмый шул Рухи байлык калса бер читтә Кеше өчен җан җылысы кирәк Һәм сөюле йөрәк күкрәктә. Мәхәббәттә, бары мәхәббәттә Яшәү кирәк тә бит тормышта Тик нигә соң бүген күп кешенең Гомере үтә ызгыш-талашта. Кем гаепле моңа? Заманамы? Бәлки гаеп үзебездәдер? Тирә-яктан гаеп эзләмичә Үзеңә үзгәрергә кирәктер. Кеше җаны тыныч түгел бүген Күңел күзе матурлыкны күрми Эх, җитте шул...Җитте ул вакытлар Ата улны, инә кызны белми. Кеше җиргә гади булып туа Гади генә китә дөньядан Яшик әле җирдә гади генә Ямь, тәм табып һәрбер сулыштан! Үзебез белән алып китә алмыйбыз Өелә дә кала булган байлык Бер уйласаң күп тә кирәк түгел Тәндә, җанда булсын бары саулык. Ни чәчсәң шуны урырсың диләр Чәчик бары алтын орлыклар Балаларыбыз өчен һәрчак үрнәк булыйк Горурлыгыбыз сез дисен оныклар. Рүзилә Гатауллина

Тэглар:

117

0