
Хәсән Туфан.Кайсыгызның кулы җылы?
10нчы көн#Кайсыгызныңкулыҗылы? #ХәсәнТуфан #БелемРадиосы #Миллионтатар НурлатМарафончылары Дөнья мине Үзгәртте: Еламаска өйрәтте. Күлмәк җиңен ертасымы? — Бәйлисе бар Йөрәкне. Сугышлардан замана Туктап торган арада, Яраларны ямаштырып Ята идем Далада: — Кайт!.. — дип хатлар килделәр... Юллар... озын иделәр... Кайттым. — Бусы алкалары, Бусы — кабере... — диделәр. Әгәр тагын килсәләр, — Сау! — дип хәбәр бирсәләр, Вулканнарга керер идем, Шундадыр ул... дисәләр. Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте... Кайсыгызның кулы җылы? — Бәйлисе бар йөрәкне...
330
0