10 нчы көн. Зифа Кадырова "Бәхеткә юл кайдан?"
Өйдә тынлык урнашты. Шулчак бикләп калдырган бүлмәдә әнисенең акрын гына моңлы итеп жырлаган тавышы ишетелде. Рамис урыныннан да кузгалмыйча тыңлады. Бу -мәҗлесләрдә әтисе белән икесе генә җырлый торган җыр иде. Рамис ишек төбенә килде дә тын да алмыйча әнисенең җырын тыңлады. Йөрәкләрне актарып чыгара иде аның моңы да, сүзләре дә. Элек әтисе бу җырны җырлаганда әллә ни бирелеп тыңлаганы булмады. Теге заманнан калган иске җырлар кызык түгел иде. Жырның сүзләре белән моңны аңлау өчен дә шушы тормыш сынауларын үтү кирәк микәнни? Әйе, әтисе гөрләтеп, матур күкрәк тавышы белән шулчаклы бирелеп җырлый иде. Бөтен бәхетле көннәр артта калган икән, ничек шуның кадерен белмәгән? Рамис тамак төбенә утырган төерне көчкә йотты да әнисенең ишеген ачты. Бүлмә ялт иткән, урын-җирләр матур итеп җыештырылган, әнисенең башында ак яулык. Буген әнисе акылында булган бит, ә ул аны көн буе бикләп тотты. Рамис акрын гына әнисе кырына, карават читенә килеп утырды да иңнәреннән кочты.
Сылтамалар:
64
0