
Үги ана
Хастаханәдә, Галиядә шикәр авыруы һәм бөерләрендә чир таптылар. Аны бик тиз диализга куйдылар, сидектән, канны чистартырга. Хәле авырайганнан авырая барды. Табиб, Зифаны орышып та алды. - Менә икегез дә медик, әниең дә, син дә, нигә баштарак килеп булмый микән ул? - Мин белмәдем бит...ул әйтмәде. - Сез җавап табасыз инде барсына да. Менә, атнага 3 тапкыр, шәһәргә диализга йөртәсе була инде, бөерләре гел эшләми. Зифа эшеннән китте, әнисен карады. Ул аны, атнага 3 тапкыр, шәһәргә машина яллап диализга алып барды, алып кайтты. Даруларын эчертте, өйдә эшләрне эшләде, тик Гөлсем генә кайтмады, югыйсә, әнисенең авыртканын ишетте бит инде. Галия...тора-бара начарланды гына, авызларыннан ацетон исләре килә башлады, табиблар күп гомере калмады диделәр. Тимер артыннан, Гөлсемгә кайтырга әйтеп җибәрде Зифа. Бер көнне, кич белән, Галия, кызын янына чакырып китерде дә: - Кызым, әгәр дә рәнҗеткән булсам сине, гафу ит. Әгәр дә ана назын биреп җиткерә алмаган булсам, кичер, балам. Зифа елап җибәрде. - Әнием, син нәрсә сөйлисең! Син беркайчан да рәнҗетмәдең безне. Гөлсем никадәр әшәкелек эшләсә дә, аны гафу итә килдең. Син иң яхшы әни! - Үги әни... - Юк! Үги түгел! Син безнең өчен, безнең әни! Бүтән алай үги диеп әйтмә, әнием. Мин сине үз әнием итеп беләм, үлгән әниемне дә яратам, ләкин сине катырак, чөнки син карап үстердең, тәрбияләдең безне, кеше иттең, барсына да түздең! Сиңа бит һәйкәл куярлык әнием, - диеп, елый-елый сөйләнде Зифа. Менә...Тимер дә кайтып төште. Әнисе янына кереп исәнләшеп чыкты. Беткән инде әнкәсе...китеп барыр микән диеп, күзләренә яшьләре тыгылды. - Кызым, мин китәрмен инде. Вакыттыр. - Алай димә, китмисең әле, әнием...яшим диеп яшә. - Яшим әле, кызым, чөнки әле бит, минем олы кызым, Гөлсемем, оныгым белән кайтмады, аларны көтәм. Иртәгесен, иртән, ире белән, машина белән Гөлсем дә кайтып төштеләр. Бер кавем... машинадан чыгарга куркып утырды Гөлсем. Оят идеме икән, белмим....
158
0