Каерылган канатлар

Каерылган канатлар

Зәки балачагының әтисе белән бәйләнешле урыннарын гына ачык хәтерли. Ул – төз гәүдәле, бөдрә чәчле, киң җилкәле, батыр, үткен кеше иде. Кызганычка каршы, Зәкинең сөенече, «Әти!» – дип йөгереп килеп, муенына кочаклануы озакка бармады. Аңа биш яшь тулыйм дигәндә әтисе көтмәгәндә вафат булды. Бу әрнүле югалтудан соң, хәсрәтнең тирәнлеген аңлап җитмәсә дә, бик тиздән Зәки үзен каерылган канатлы каз бәбкәсенә охшата башлады. Кемгә дә әйтмичә, капка төбендә, барыбер кайтыр, һаман кайта иде бит, дип көтеп тә торгалады, ә ятимлек үзенең нәрсә икәнлеген көннекен-көнгә күрсәтә торды. Ничә мәртәбә яшьтәшләре белән орышканы өчен олылар аны тибеп-тибеп юл тузаны канга буталганчы кыйнап ташладылар. Ул төрле кыерсытуларга күз яшьләрен агызмый түзде, тик әтисен сагынганда гына бу тозлы тамчыларны ничек тә тыя алмый иде. Әтисенең киемнәрен үзенә үлчәп, хәтта фоторәсемнәрен дә берәм-берәм бабасы йортыннан кайсын сорап, кайсысын сорамыйча үзенә җыйды. Ятимлек җир йөзендә булган чынбарлыкны үз күзләре белән күрергә, үз җилкәсе белән татырга өйрәтсә дә, ниндидер көч аның юлын уңдыра, зыянлы эшләрдән саклап кала кебек иде. Ул һәр башлаган эшен әтисе белән киңәшеп, ул нинди алымнар кулланыр иде, дип эшли торган булды. Ятимлек кешеләрне дә бер-берсеннән аера белергә бик иртә өйрәтте. Әтисе үлгәч, аларның хәлләренә керешеп аны: «Ул чын кеше иде, туганнары арасында да мәрхәмәтлелеге белән аерылып, балкып тора иде», – дип искә алучылар, кешенең кайгыларын һәм шатлыкларын уртаклаша белүчеләр, чын кешеләр булса; эчләрендәге каралыклары йөзләренә чыкканнары бу дөньяга хата тудырылганнар сыман күренә башладылар. Андый кешеләр белән Зәки яшьтән үк аралашмаска, аларны күрмәскә тырышты, чөнки андыйларга нәрсәдер аңлату файдасыз, әйткән сүзен якларлык көче дә юк иде әле аның. Шул буладыр инде канат каерылу: әйттермәс идең – әйтәләр, кыйнатмас идең – каршы торырга хәлең җитми. Яшь вакытлар күзгә дә күренми диләр, ә Зәкигә күпне күреп, күпне татырга туры килде. Кече яшьтән эш нәрсә икәнне белергә туры килсә дә, ул авырсынмады, чөнки эш – йорт төзеп,

Тэглар:

53

0