Т.Гарипова. " Илекәй".

Т.Гарипова. " Илекәй".

8 нче көн. #әдәбимарафрн2025 - Сам разберусь! - Вот и разбирайся! "Разбираться" итәргә соң булып чыкты. Әхмәтҗан ачу-ярсу белән кайтып кергәндә, өен ялкын ялмап алган иде. Тыштан бикләп киткән иде ул Әлфияне. Малайлар йоклагач, уятмаган иде. Ничек, нәрсәдән ут чыккандыр - ачыклый алмадылар. Әхмәтҗан, хатынының, балаларының кара янган сөякләрен кочаклап, җир тырнап елады, аларны җирләде. Колхоз өй салып бирде аңа. Әмма тормышына кот кунмады. Председательлектән бушагач, көтүче булып китте. Сарыклар да үзе. Күңелен укуга салды. Партиянең тимер тырнагыннан котылгач, дини китаплар күренә башлады. Әхмәтҗан аларга сусаган кеше комсызлыгы белән ябырылды. Рухи кыйбласыз - партиясез - калган авылдашларын Ходай кушканча яшәргә өндәде. Булган акчасына мәчет салдырды. Дөнья кайгыртыр эше юк хәзер. Ахыр килеп ул, ул Гыйндуллага үтә каты бәрелгәнгә, хәтерен калдырганга үкенде. Әмма терсәк якын да, тешләп булмый. Әхмәтҗан Гыйндулланы " предатель" дип атаса, Нурулла партбилетын ташлаган Әхмәтҗанны " предатель" диде. Нурулла үзен , партбилетын хәтта башкалар ташлаганда да ташламагач, әллә кем итеп тоя. Герой. Өчесендә өч дөреслек. " Ходай өчен генә дөреслек берәү, - дип уйлый Әхмәтҗан.- Үзенең пәйгамбәрләре аша бирелгән дөреслек - эчтән тазарыну." Әхмәтҗанның кулы янә теге кулъяулыкка кагылды. Утта янмады, суда батмады шушы ядкяр. Яшьлегеннән калган бердәнбер истәлек. Дөньялыкта аның зиһенен биләгән берни калмады кебек. " Үзең белән ахирәткә нәрсә алыр идең? " дип сорасалар: " Кулъяулыкны, - дияр иде ул. - Илекле кырның - туган төягемнең- исен саклаган бердәнбер юаныч". Вакытында ул медальләрен дә алды, орденнарны да такты, мәгәр Хатирәне сөю куанычыннан да зуррак куанычны беркайчан кабат кичермәде... 191нчк бит. #ТатарстанКитапНәшрияты #ТаңчулпанГарипова #Илекәй #МиллионТатар #ТатнетныҮстерүФонды #Нурлатмарафончылары #58нче төркем(

Тэглар:

53

0