9 нчы көн. Картлык. Чыңгыз Мусин.

9 нчы көн. Картлык. Чыңгыз Мусин.

9 нчы көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Картлык Бернинди дә яңалык юк, Тормыш ага беркөйгә. Ишегалдын урыйбыз да Кереп ятабыз өйгә. Телевизор кабызабыз, Ят авазлар эчендә. Тамаша кылып яшибез Иртәдә дә, кичен дә. Бер үк тойгы, бер үк фикер Бутала мең-мең кабат. Урамнан нидер күзлибез, Ян тәрәзәдән карап. Бернигә китми исебез, Яшибез йокымсыран. Учакларда сүнеп барган, Пыскыган утын сымак. Йа Ходаем, кыл изгелек, Бир безләргә сабырлык. Үтә айлар, үтә еллар, Яшь гомерне сагынып. #ИжБуендаКалаЭзләрем #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЧыңгызМусин #Картлык #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

53

0