Изгелек эшлә дә, диләр... Гөлүсә Шаһбан

Изгелек эшлә дә, диләр... Гөлүсә Шаһбан

9 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Изгелек эшлә дә, диләр... Изгелек эшлә дә, диләр, Суга сал, белсен балык. Изгелеккә җавап этлек булса, Булмый шул дәшми калып. Авызыңнан өзеп, иң соңгысын Ярдәм булсын диеп сузасың. Белмисең шул, абынган чагыңда Аның кул бирмичә узасын. Белмисең шул синең артларыңда Балтаны кем кулы уйната. Белмисең бит кемнең күңелендә Сиңа дигән нинди уй ята. Чиста булса күңелең, кайберәүләр Шакшы аякларын сөртәләр. Йомшак булсаң әгәр, санламыйча, Типкелектә сине йөртәләр. Аңламассың инде кешеләрне, Һәрбер кеше көтә изгелек. Кемнәрдәндер нидер көткәнче Үзең изгелек кыл иң элек. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Күңелэретерлексүзләрбар #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казан"АкБүре"Нәшрияты

134

0