Ачык кешеләр

Ачык кешеләр

Бар шундый ачык кешеләр Алардан нур бөркелә. Әйткән һәр сүзләреннән Күңелләр күтәрелә. Кеше өчен чын күңелдән Шатлана белә алар. Кеше бәхетеннән беркайчан Көнләшми андый җаннар. Матур сүзләр таба белә Күңелне күтәрерлек. Андыйлар аңлый тормышны, Дөнья бит ул бер көнлек. Бары яхшылык өләшә Һәркемгә дә, һәрвакыт. Ачу саклый белми алар Аларның йөзләре ачык. Юкка да шатлана белә Андый ачык кешеләр. Кеше уңышларына да Андыйлар сөенәләр.

Тэглар:

54

0