
Каерылган канатлар
Лидия Зәкине үзенә нинди хәлгә төшереп өйләндергәнен әниләренә, билгеле, сөйләмәгән инде. Ул: – Аны куркыта алмыйсың, көне белән авылына кайта да китә, – диде. – Малаен ничек сөя! Бу тикле бала сөйгән кеше мәңге баладан аерылалмый. Укуын да ташлагысы келәмәс. Тиле, үзең өчен әйтәм бит! – Ярый алай булса, сезнеңчә булсын… Зәки иртән уянганда, аның чемоданы белән эшкә йөри торган ботинкалары ишек төбенә куелганнар иде. Зәки, янында укучы иптәшенә күченгән көнне үк, ЗАГСка барып разводка бирде. Лидия күпме генә ялварса да: – Әниең белән яшә, әтиең белән салгала. Ирен саткан хатында ышаныч юк, дип вокзалга юнәлде. Бала өчен өзгәләнеп, күпме яше аккандыр Зәкинең. Улын үзенә бирүләрен үтенде, тик совет законы аның яклы түгел иде. Институтны ташлавы баласыннан аерылу хәсрәтендә йөргәнлек белән бар кебек тә түгел иде. «Мин авыл кешесе, җирне, хайваннарны яратам, авыл хуҗалыгы институтына керермен», – дип, үз-үзен тынычландырды. Зәкине озатырга Лидия вокзалга килде, йөзе яшькә чыланып, күзләре кызарып, шешеп чыккан, тавышы карлыккан. Күзләрендәге ялваруны яшерәлми: – Зәки, мин сине көтәрмен, күпме әйттең – шул тикле көтәрмен. Гафу итә алсаң, кире кайт, бүтән мондый хәл булмас. – Көтсәң, бер ел көт, артык көтмә. – Зәки, никтер күңелем сизә: без бүтән күрешә алмабыз кебек, хәтта улыңны күрə алмассың кебек. Сагынмалык калдыр малаеңа, очрата калсаң, хет шул сагынмалыгыңнан таный алырсың үзен, – дип, ычкынып-ычкынып елый башлады. Мәңгегә аерылуын сизгән Зәки, кулындагы сәгатен салып: – Мә, алай булса, Искәндәргә кидерерсең. Язмыш ни эшләде: баламның да канатын каера бит…
266
0