Нахак

Нахак

— Әйе, юк кына әйбер өчен дә төрмәгә утырткан заманнар бар иде, — дип сүз башлады Әмир карт журналист егет белән әңгәмәсен. Ләкин сөйләшү егет уйлаганча барып чыкмады: ветеран, сугышчан батырлыгы турында сөйлисе урынга, әңгәмәне бөтенләй икенче якка алып кереп китте: — Гаҗәп! — диде егет. — Ә ничек алай булды соң ул? — Булды шул инде! — диде карт. — Тормыш бик катлаулы нәрсә бит ул, энем! Ул гел уңыш, җиңүләрдән генә тормый. Тормышта хаксызлык, гаделсезлек тә бик күп. Җиле үземә дә кагылды. Мин сиңа башымнан үткән бер вакыйганы сөйләргә телим. Язар өчен түгел, гыйбрәт өчен сөйлим. Син язма, тыңла гына. Бу минем йөрәк ярам... ...Илленче еллар башы. Сугыштан соңгы ачлы-туклы яшәгән еллар ягъни. Район үзәгендә ташландык хәлгә җиткән ак он тегермәне бар иде. Аның бинасы әле дә тора. Хәзер анда теш дәвалыйлар. Син аны беләсеңдер дип уйлыйм. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы йорт — элеккеге тегермән бинасы ул. Менә шуны эшләтеп җибәрү өчен район җитәкчеләре мине эшкә чакырып алдылар. Ни өчен дисәң, мин ул вакыт сугыштан кайтып, яңа гына колхоз эшенә керешкән идем. Кайтуга ук өйләнеп тә җибәрдем. Кызым да туган иде. Хатыным Ания белән кызым авылда калды. Үзем белән ала алмадым: әлегә торырга урын юк, диделәр. Киттем. Урнаштым. Тегермән өчен кирәкле җиһазлар табып, аны тиз генә сафка бастыргач, мине шунда мөдир итеп куйдылар. Ул заманда мондый ак он тегермәне тирә-якта бердәнбер иде. Аның белән бер безнең район гына түгел, ә бөтен күрше-тирә авыл, колхозлар файдалана иде. Көннәрдән бер көнне, шул тегермәнгә бер машина бодай төяп, мине бик яхшы белгән колхоз рәисе Җамали килеп чыкты. Ә аның бертуган абыйсы Гафил районда милиция башлыгы иде. Анысын да бик яхшы беләм: миннән бушка гына күп ашап ятты ул. Сораганда бер дә кире борганым булмады. — Абый, шушы бодайны потка пот тарттырып җибәрсен, дип әйтте, — ди миңа Җамали. Бу мөмкин хәл түгел! Тарттырган бодайның алтмыш проценты гына ак он булып чыга, калганы чүпкә оча. Ә ул потка пот сорый. — Абыеңа әйт, мин моны булдыра алмыйм, — дим моңа, — сезгә бирерлек андый запасым да

Тэглар:

100

0