Роберт Миннуллин "Кеше гомерләре бигрәк кыска"

Роберт Миннуллин "Кеше гомерләре бигрәк кыска"

9нчы көн #әдәбимарафон20025 Кеше гомерләре бигрәк кыска… Ходай безгә, белмим, нигәдер, Кошлар гомере дә бирмәгән шул. Яши белсәң җитәр, дигәндер. Кеше гомерләре бигрәк кыска… Шунсына да шөкер итәбез. Кыска гына шул бер гомернең дә Кадерләрен белми китәбез. Кеше гомерләре бигрәк кыска… Кадерләрен бик тә белерлек. Һәр сәгате аның санаулы бит, Һәр сәгате үзе – гомерлек. Кеше гомерләре бигрәк кыска… Сизелми дә хәтта калына. Әйтерсең лә, гомер учаклары Бер мизгелгә генә кабына. Кеше гомерләре бигрәк кыска… Бер сүнә дә  кабат кабынмый. Һәрберебезгә дә кагыла ул, Шагыйрьләргә генә кагылмый. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РобертМиңнуллин #Кешегомерләребигрәккыска #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

50

0