Т.Гарипова. роман.

Т.Гарипова. роман.

7 нче көн. #әдәбимарафон2025 Кызның җаны кырык , дип, күрәсең, юкка әйтмәгәннәр. Рауза да аякка басты. Әле дә улы, Хөсәене бар. Әнисен алып кайтып, өшкергән тоз, үлән эчереп, терелтеп, адәм итте. Төн чыкканчы яныннан китмәде. Ниндидер бурлы турында сөйләнем куйса да, атлары янына чыгып китмәде. Шунысына тагын аптырады Рауза: әнисе белән сөйләшкәндә русча сүз кыстырмады. - Ну курыктым. Миңа бит әниең үлеп ята, дип, килеп әйттеләр, - диде ул, әнисенең ак маңгаена сыланган кара чәчләрен сыйпап, - борчылма инде кабат. Мин гел яныңда булырмын, яме? Их, улы элек тә Рауза белән шулай сөйләшкән булса! Әллә ни булып куйды бит, җен алыштырган диярсең... Ә кайгырмый булмый Раузага. Тик бу юлы кемгә кайгырырга белми. Әгәр Сибгатен гади бер хатын тартып алса, ул аптырамас иде, кемне каргарга, кемне сүгәргә белер иде. Ә монда бит хәл башкача: Сибгате аяз көнне яшен суккандай юк булды! Аллага рәнҗер иде, аңа сүз тидерергә ярамый, язмышына да зарлана алмый: нәрсә дисә дә, Раузага алма кебек ул бүләк иткән... 122 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаңчулпанГарипова #МөгримөгрикиләБөйрәкәйроман #ТатарстанКитапНәшрияты #ТатнетныҮстерүФонды #Белемрадиосы #Миллионтатар #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

53

0