Һәркемгә бер кояш
Балачакта әнкәйнең: «Елар чакта да елмаерга өйрән, кызым», – дигәнен бая гына язып үткән идем бит... Шул сүзләрне тора-бара тормыш девизы итеп алган кеше мин. Дөньяга кара коелып төбәлгәнем юк. Күз яшьләрем чишмә булып аккан чаклар да күп булды, тик аларны читләргә күрсәтмәдем. Күңелемнең тулып ташыган мәлен йокысызга әйләнгән төннәр генә күрә. Төн үзе дә караңгылык патшасы. Тик тәрәзә янына килеп бассаң, ул караңгылыкның йолдызлар һәм ай күзе булып елмаюын, бөтен тирә-якка яктылык чәчүен күреп шаккатырга була! Әбиләр әйтмешли, ул ай нурында кулыңа энә тотып, җеп сапларлык, чигү чигәрлек! Караңгылык яктысы көндезге сүрән көннекеннән күпкә яктырак, күпкә шифалырак... Пыяла аша карасу күк гөмбәзенә, чиксезлеккә төбәләсең дә, анда, бик еракта, бик биектә сиңа көлемсерәп карап торган айны күреп укталасың. Кайчакларда ай, нәрсәгәдер үпкәләгән шикелле, бер як битен генә күрсәтә, көлемсерәп кенә төбәлә, авызын турсайткан шикелле... Кай төннәрдә, киресенчә, бөтен йөзен тутырып елмая, күзләре, шаянлыгын яшерергә теләгәндәй, ике сызык кына булып шәйләнә... Ә кайбер чакта, нәп-нәзек дуга каш рәвешенә керә дә, уенчак холкын күрсәтеп, бишегенә йомарланып ята. Мин ай янындагы Зөһрә кызны эзлим. Карап-карап күзләрем талса да, беркайчан да аның карашы белән очраша алганым юк. Төнге күктән кояш та эзлим мин. Аның барлыгын, караңгылык артында качып кына торуын, ялт итеп балкып пәйда буласын беләм бит... ...Сизәм, мине сәергә санап, үзалдыгызга уйланып калдыгыз... Мәктәптә балалар белән эшләүче, укытучылар коллективын җитәкләүче! Таңга кадәр, йокысызлыктан тинтерәп, виртуаль дөньяда утыра! Алай гына да түгел, ай күзендә көянтә-чиләк аскан, озын толымлы әкият кызын күрергә хыяллана! Сез генә түгел, читтән карагач, мин үз уйларымнан үзем дә сәерсенеп китәм. Юкса, озын толымнар күптән киселде бит инде. Хыялларның да канат очын әллә ничә тапкыр кисәргә омтылды язмыш. 86-87 нче битләр
57
0