
Әдәби марафон 2025
✨9чы көн Бәхет Бәхет, шатлык шунда икән, Булса башың салыр җилкәң. Каршы алса бусагадан, "Сагындым" дип, синең иркәң. Балаларның шат тавышы, Көлүләре, торгач иртән, Түп-түгәрәк булса дөньяң, Җаның тыныч була икән. Бәхет-шатлык шунда икән,– Һәрбер таңың булса көткән. Тормышның бар йомгакларын Икәүләшеп бергә сүтсәң. Саклый белсәң давыллардан, Яклый белсәң чит-ят сүздән, Бәхетле чор – гомерләрне, Бергә-бергә атлап үтсәң. Ярты сүздән аңлый белсәң, Бер-береңне ихлас сөйсәң, Бәхет шунда була икән, "Яшим!" диеп яши белсәң! Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты
174
1