9  нчы көн   Хәсән Туфан Татарстан!

9 нчы көн Хәсән Туфан Татарстан!

Бәгърем, синдә тудым. Җан башына унбиш таяк кырың Яшьләремә тамыр чылатты... Яшьләй, Озын юл буенча үкерсетеп Урал аръягына озаттың... Киттек синнән, — Китми нишлик, Көн күрергә Җирең тар булгач? Тайга, шахта Бәхет бирмәсме дип, Күчеп киттек Урал артына. Татарстан! Күчеп китеп синнән, Уралныкы булып калсам ни, – Үткәндәге авыр көннәреңнән Тулы өлеш алган балаң мин..

Тэглар:

195

0