
9 нчы көн. Зифа Кадырова "Бәхеткә юл кайдан?"
Кар явып җирне каплады, аның артыннан салкыннар килеп, җир дә туңды. Дилә генә һаман кайтмады. Үзе өчен генә яшәп өйрәнгән кырык яшьлек Рамиска бөтен проблемалар килеп өелде. Ни улын ташлап чыгып китә алмый, ни акылдан яза башлаган анасын карый алмый. Җитмәсә, яшь хатын көтә, аңа тегендә дә, монда да барырга, кунакка йөрергә кирәк. Баштарак булган хәлне Рамис яшерде, берни дә сөйләмәде. Тик яшь хатын тәртәгә тибеп көйсезләнә башлады, «акча да алып кайтмыйсың, мин синең кызыңны aшaтaм-киендерәм» дигән сүзләр чыга башлады. Рамис бу хатынны ярата иде, ул да аны ярата. Икесе дә чибәрләр, бер - берсенә бик тә пар килеп торалар, кеше арасына чыксалар, борылып карыйлар. Башта ук шундый хатын кирәк иде да бит... Рамис аны бер дә югалтырга теләмәде. Тик менә сизеп тора: аның әнисе белән балаларына карашы бик югарыдан түгел. Үз улына җирдә юкны табып бирергә әзер, үз ата-аналарына кайтсалар да Рамисне биетә. Ул да ярарга тырышып, хатынының авызына гына карап тора. Бигрәк тә кызы алар белән тора башлагач, хатының бөтенләй фәрештә итеп күрә башлады. Рамис ике гаилә дә ике төрле кеше иде. Үз гаиләсендә ул Диләне биетсә монда үзе биергә әзер. Дилә кайтыр да барысы да урынына басар кебек тоелды. Тагын азрак көтәргә, сузалганчы сузарга, өйдәге хәлләрне сөйләмәскә тырышты. Бер айдан соң да Дилә кайтмагач, полициягә барып, хатын югалды дип гариза язды. Эзли башладылар. Бөтен-тирә яктан сораша торгач, шәүлә Рамиснең үзенә төшә башлады. Күршеләрдән кемдер, улы кыйный торган иде, дигәч, улын алып киттеләр. Бераз тоттылар да чыгардылар.
Сылтамалар:
178
0