9 нчы көн. Шәмсия Җиһангирова "Татар кызына"

9 нчы көн. Шәмсия Җиһангирова "Татар кызына"

Күзләреңнең каралыгын Шомыртлардан алдың мәллә? Су буенда гына үскән Зифа талдай синең гәүдәң. Толымнарың – авыл юлы, Офыккача сузылып киткән. Тавышың назлы җилләр кебек, Яфрак кагып таңда искән. Адымнарың аккошларның Күлне назлап йөзүедәй. Күңелең – язгы яңгырдан соң Сафланган пакъ күк йөзедәй. Үкчәләрең җырын тыңлап, Хыялларга бирелеп китәм. Әй син, горур татар кызы! Кем бар синдәй тагын бүтән?

Тэглар:

61

0