8 нче көн. Шәмсия Җиһангирова "Ярат мине..."

8 нче көн. Шәмсия Җиһангирова "Ярат мине..."

Ярат мине матур булганда да, Ярат мине ямьсез булганда да... Ярат мине моңсу күзләремдә Шатлык яше тулып торганда да... Ярат мине усал чагымда да, Ярат мине назлы чагымда да... Ярат мине юлда чагыңда да, Бер өстәл артында – табында да... Ярат мине битем юганда да, Чәчләремне тарап торганда да... Ярат мине җирдә яз булганда, Күз ачмаслык көчле буранда да... Ярат мине гомер сабаннары Биткә буразналар салсалар да... Ярат мине чәчкә чаллар кунып, Буйлар кечерәеп калсалар да... Ярат мине! Гел хәзерге кебек ярат мине!!!

Тэглар:

58

0