9 нчы көн  Әдәбимарафон2025

9 нчы көн Әдәбимарафон2025

ТУГАНЫМА Әй, туганым, чиксез рәхмәт сиңа, Якты чырай, җылы сүзеңә. Бәхет чаткылары hич сүнмәсен, Нур балкысын көләч йөзеңдә. Олы җанлы, изге саф йөрәкле, Мәрхәмәтле газиз кешем син. Туганым, дип, төпле киңәш биреп, Ярдәм итеп hәрчак яшисең. Ходаема бик тә рәхмәтлемен, Туганнарым минем терәгем. Тормышыгыз тыныч, матур булсын, Чын күңелдән сезгә теләгем! Гөлара Шәрипова

Тэглар:

63

0