9 нчы көн. #Әдәбимарафон2025

9 нчы көн. #Әдәбимарафон2025

Мөхәммәт Мәһдиев Без кырык беренче ел балалары. Бәхетең бер йомарланмасын... Аннары бетте диген. Рәсем дәресендәге вакыйгадан айнып та җитмәдек — зоология дәресендә тагын Әркәшәне бастырып куйдылар. Укытучы керер алдыннан гына Әркәшә сөйләнеп утырган иде: — Мин үзем бер нәрсә дә белмим, ничек кенә сөйләрмен инде. Шулай диеп әйтеп кенә бетерде... — Узган дәрестә, — диде юан корсаклы хуҗалык мөдире урыныннан торып, — без ата кара тараканның кан әйләнешен өйрәндек. Ул авызын зур итеп ачып бер иснәде. Ахырында бераз гына үкереп авызын япты. — Пермяков, — диде ул, журналга карамыйча гына, — узган дәрес материалын бик һәйбәтләп безгә сөйләп бир. Ә сез тыңлап утырыгыз. Мәет тә мәет, Әркәшә дә мәет. Ябык муенын бөгеп, бераз шакмакка охшаган башын бик нык иеп акрын гына басты. Җиденче класстан килгән гадәт буенча, ачык китабын алдагы иптәшенең аркасына сөяп куйды да сөйләмәкче булды. Ләкин җөмләнең беренчесен һич кенә дә ерып чыга алмады. — Ата кара тараканның кан әйләнеше... Кан әйләнеше... гаять... гаять... — Я, я, — ди укытучы сәгатен озак итеп куенына сала-сала, — я. шуннан... — Әркәшәнең каушаудан борыны тыгылды. — Ата кара таракаттык... Кара ата таракаттык... гаять... гаять... Ах, бу «гаять»не! Язалар да сон инде китап авторлары да, ач кал- гырлары! — Кара тараканның кан әйләнеше гаять... гаять... «Гаять» Әркәшә өчен капкын булып чыкты. Күпме генә тыпырчынмасын, ул аннан ычкына алмады. Биология укытучысы, авызын зур итеп ачып күңелсез генә тагын бер иснәде дә, Әркәшәгә икеле куйды. — Син, пнимаешь, оятсыз рәвештә хөкүмәтне таларга килгәнсең. Хөкүмәт сиңа көненә биш йөз грамм ипи бирә, ә син, пнимаешь, икеле аласың. Менә мин синең ипи карточкаңны тоттырып калдыртыйм әле, булгахтырга әйтеп... Ата кара тараканның кан әйләнешен белмәгән көе кая бармакчы буласың син, ә? Оятсыз син, пнимаешь, актык сүз шул сиңа... — дип сүгеп тә алды.

Тэглар:

56

0