
Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"
Ләкин отчет җыелышында халыкка боларны әйтеп булмый бит инде. Ниндидер саллырак, ышандырырлыг- рак сәбәпләр уйлап табарга кирәк Ханәфигә. Исәп-хисап көне якынлашкан саен, куркуы арта барды аның. Әнә шул көннәрдә генә исенә төште өй салып йөргән чагында Хәлимәсе әйткән сүзләрнең никадәр дөрес икәне. Колхоздан икенче түшкәне алып кайткач, әйткән иде аңа Хәлимә: «Син боларны ташыйсың ташуын да, ахыры ни белән бетәрен уйлыйсың микән соң? Алгач-ал- гач, ичмаса, акча түләп алыр идең инде син аларны!»
Сылтамалар:
72
0