Т.Гарипова. " Мөгри - мөгри килә Бөйрәкәй".

Т.Гарипова. " Мөгри - мөгри килә Бөйрәкәй".

6 нчы көн. #ӘдәбиМарафон2025 Дүртенче көнне, ниһаять, күзен ачты Барсынбикә. Күзен ачу белән янында тораташ кебек катып торган Диңгезханга эндәште: - Теге чак сез... волос түрәләренең балаларын да ...суеп чыктыгызмы? - Барсынбикә! - Сорауга җавап бир! - Барсынбикә... тубылгыдай синең токымыңнан, кычыткан тамырыдай таралган минем токымымымнан... кемнәр генә калды соң кырылмый?! Канга кан белән җавап бирмәгән дошманны күргәнең бармы синең?! - Каргыш тора безнең өстә, Диңгезхан! Каргыш! Мин ...шуны күрдем... Шуннан тагын аңын югалтты Барсынбикә. Соңрак җайлап савыга, торып утыра башлады. Беркөнне әзрәк ит шулпасы эчте. Шуны эчкәч, Диңгезханны янына ктыртты: - Мин монда калырга риза, - диде ул. - Өй салырга урынны үзем күрсәтермен. Тик...- Барсынбикә кинәт яулыгын сыпырды, Диңгезхан аның бөртеге дә калмый агарган чәченә дә шаккатырга да өлгермәде, хатыны уктан очлы карашы белән бәгырен көйдерде. - Моннан соң, - диде Барсынбикә, - башыңны минем мендәргә төртәсе булма! - Шуннан ул коры сөяккә калган ияген сәкедә яткан пычакка ымлады. - Пычакны аны, хатын булсак та, без дә күтәрә беләбез. 67 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаңчулпанГарипова # #ТатарстанКитапНәшрияты #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Нурлатмарафончылары #МиллионТатар #58нчеәдәбитөркем

Тэглар:

218

0