Т.Гарипова.Роман

Т.Гарипова.Роман

5 нче көн #әдәбимарафон2025 Комсомолга керергә дип киткән җиреннән инде өч көн кайтмаган кызын эзләп, күз ачкысыз буранда утардан җәяүләп чыгып китте Шәһәрбану. Буш өйнең коры сәкесендә бөгәрләнеп яткан кызын күргәч, йөрәген тотып, идәнгә утырды. Эш, авыруы белән йончыган Шәһәрбану шул ятудан мантымады, өч айлык кына сабые белән Гөлбануны калдырып, якты дөнья белән хушлашты. Мәет озатырга олылар, күрше-күлән җыелды. Гөлбану нишләргә белмәде: кәфенлеге дә юк бит, ичмасам. Шулчак, йомышы төшкәндәй, Фәүзия килеп керде. Мәет озатырга түгел, гомумән, кеше җыелган җиргә беркайчан да йөрмәгән хатынга барсы да гаҗәпләнеп, аптырабрак караганны карчык аңлады кебек: үзенә төбәлгән күзләргә кургаштай авыр карашын ташлагач, утырып дога кылды, аннан: - Күрше хакы - Тәңре хакы, - диде. Менә бу төргәктә мәет өчен кирәк булган бөтен нәрсә бар. Сәдакасы да шунда. Болар минем үз үлемтегем иде, күрше алданрак киткәч, күрәсең, аңа язган. Су җылыттыгызмы? Мәрхүмәнең гәүдәсен үзем юачакмын. Үзен гомергә бәхетсез ясаган шушы хатынны күпме аңларга тырышса да, булдыра алмас инде Гөлбану. Кем ул? Нинди кеше? Иблисме, фәрештәме? Үзе шикелле изүеннән бөтереп алып, җанын төнлә тышта калган мәчедәй тырнаган сорауларына җавап алганчы селкетсәң иде! Әнә әле дә, берни булмагандай, Гөлбануга эндәшә, дөресрәге, боерык бирә: - Шаккатып торма, кызыкай! Олы мәеткә - олы тәрбия. Тизрәк селкен: җомгага кадәр җирләп өлгерергә кирәк. Елау белән күз чыгарсаң чыгарырсың, эш чыгара алмассың. Мәрхүмә Ходай бәндәсе булган икән, җомга көнне, изге рамазан аенда үтте. Кылган изгелекләре алдына килеп, Ходай каршысындагы сөальләрен җиңеләйтеп, җанын оҗмах түрләренә әйләсен!.. 35 нче бит. #58әдәбитөркем #ТатарстанКитапНәшрияты #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларыБерлеге #БелемРадиосы #МиллионТатар #ТаңчулпанГарипова #МөгримөгрикиләБөйрәкәйроман #Нурлатмарафончылары

Тэглар:

222

0