Зифа Кадырова "Урланган яшьлек"
8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зөһрә дә күзәтте кыр казларын, никтер йөрәкне телгәли шуларның тавышлары, көзен бигрәк тә. Ә язда ничек икән? Күптән күзәткәне юк. Китәләр җаныкайларым, китәләр, барыгыз да исән-сау әйләнеп кайтыгыз... Без сезне киләсе язда икәү каршы алырбыз. Аларның авылларыннан ерак түгел бик матур күл бар, әле кайткач Кыям абзыйсы белән шуны барып күрер. Зөһрә шәһәр читендә урнашкан хастаханә ишек алдына йөрергә чыккан иде. Биек булып үскән наратлар өстеннән очып үткән кыр казларының тавышы йөрәгенә сагыш салып киттеләр. Аның тизрәк авылына кайтасы килде, анда яңа тормыш көтә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге # ЗифаКадырова # УрланганЯшьлек #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
74
0