8 нче көн. Зифа Кадырова "Бәхеткә юл кайдан?"

8 нче көн. Зифа Кадырова "Бәхеткә юл кайдан?"

Соңгы тапкыр ул аны берничә ай ерактан гына урам да күреп калды. Янында олы яшьләрдәге бер ир-ат заты белән чытлыклана иде, аннан яхшы машинага утырып китте. Ул шулчаклы гарьләнде, белә бит моның ни икәнен, үзе дә гөнаһсыз түгел, яшь кызлар белән ул да әз шаярмады. Эх, тормыш, гөнаһ кылганда кем уйласын үзеңә әйләнеп кайтасын. – Кара әле, Гамил, бу бомжлар кайда кыш чыга икән соң, суыкларда кайда җылына? Бу сөйләшүне юкка гына кузгатмады Рамис, Гамилнең белмәгәне юк бит. — Кайда дип, элек менә монда төшәләр иде, подваллар бикләнми иде бит. Менә шушы торбаларда йоклыйлар иде, җәен инде теләсә кая таралып бетәләр. Элек бит подъезд ишекләре дә бикләнми иде, шунда баскыч астында куналар иде. Хәзер әнә тегендә тирән коелар, теплотрассалар үтә, шунда төшәләр. Әле бер көнне базарга барганда шәһәр читендә коелардан чыгалар иде. Алла сакласын инде, малай, кап-кара пычраклар, сасылар, яннарыннан үтмәле түгел.

Тэглар:

209

0