Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

✨8нче көн Булсын кешең Ярты сүздән аңлый торган, Эшен ташлап тыңлый торган Кешең булсын янәшәңдә, Арган чакта иңен куйган, Чын дөресен сөйли торган, Һәм ярдәмчел һәр эшеңдә; Яхшы ягың өстен куйган, Ни булса да, ни күрсәң дә, Иртәсен дә һәм кичен дә Синең өчен көеп торган. Абынганда кулын биргән, Кызганмыйча җанын, көчен, Күңелеңә җылы өргән. Булсын икән шундый кешең! Сине үзе кебек белгән, Утка, суга бергә кергән, Синең белән бер җан булып, Җир җимертеп яши белгән Газиз кешең булса икән! Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты

199

0