
Качып булмый язмыштан. Гөлүсә Шаһбан
8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Качып булмый язмыштан Качып була дошманыңнан, ....дусларыңнан. Качып була ялган сүзләрдән, Чит-ят күздән. Качып була яңгырдан һәм әче җилдән, Качып була туган илдән, Торган җирдән. Качып була ялгызлыктан. Көчең җитсә, качып була явызлыктан. Качып булган төсле кайчак авырлыктан, Бөтен нәрсә торадыр күк сабырлыктан. Гөнаһлардан качкан булып ялгышабыз, Һаман да без бәхетле дип алдашабыз. Качып була... Качып була үткәннәрдән... Сине гашыйк иткәннәрдән... Ялгышлардан, сагышлардан... Тик... Качып булмый язып куйган язмышлардан. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Күңелэретерлексүзләрбар #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казан"АкБүре"Нәшрияты
153
0