Матур яшәсәк иде. Айшанур.
Бәхетсезлек килгәч кенә Бәхет тәмен беләбез. Булган чакта бәхетнең Кадерләрен белмибез. Нәрсә соң ул бәхет? Бармы соң ул гомумән? Бу сорауга җавап эзли Җиргә килгән һәрбер җан. Байлык диеп дөнья кума, Чапма аның артыннан. Аллаһ биргән гомерне Ычкындырма кулыңнан. Кадерен бел һәрбер көннең Яшә шушы минутта. Гомер бик тиз узып китә Туктап тормый секунд та. Җирдә яшәү үзе бәхет Шуны аңласак иде. Булганына шөкер итеп Матур яшәсәк иде.
Сылтамалар:
56
0