8 нче көн #әдәбимарафон Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар"

8 нче көн #әдәбимарафон Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар"

Имтиханнарга әзерләнә башладылар. Лилия күптәннән инде, кәгазьне гармошка итеп, вак-вак язып, шпаргалка әзерли. Алардан бер ел алдарак укыган күрше кызы: «Форма итәгеннән күренмәслек итеп, ботыңа резинка буып кыстырырсың», — ди. Ә Гөлсем инде, шимбә кичләрендә дә клубка чыкмыйча, ярты төнгә кадәр укый, имтиханга әзерләнә икән. Кая укырга керәсен әйтми. Әлбәттә, сыер саварга калмас. Класстан өч кыз үз теләкләре белән фермага эшкә бармакчылар. Сигез егет СПТУда шофер һөнәренә укымакчы. Калганнар бәхетләрен урта һәм югары уку йортларына керүдә сынап карамакчылар. Сәгыйть Сәйфиевич егетләр күңелен ымсындырган иде шул. «ЗИЛ-54» бар, яңа «МТЗ-80», бер «КамАЗ» машинасы кайтарам. Яңа техника сезгә була», диде ул, концерттан соң чыгыш ясаганда. Нәфилә Ситдыйковна, класс сәгатенә кергәч, бу турыда тагын телгә алды. 20 нче бит #ГүзәлГалләмова #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

58

0