
Урланган яшьлек
8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Урланган яшьлек Эштән кайтып, тиз - тиз үзен тәртипкә китерде - күзенә җиңелчә генә сөрмә сөрткәндәй итте, иренен генә буйыйсы калды. Кәрим кайткан җиргә аның кунакка гына кия торган костюм - чалбарын әзерләп куйды. Күзләренә туры килеп тора, дип, кичә ачык зәңгәр төстәге күлмәк тә алып кайткан иде. Үзенең дә аксыл зәңгәр чәчәкле күлмәгенә пар итеп тагарга зәңгәр төстәге алка белән муенсаларын барлады. Аңа ни кисә дә килешә, килмәгән җире юк. Зөһрәне күргән кеше, аның күз карашына эләксә, күзләрен тиз генә читкә ала алмый. Андый матур зур зәңгәр күзләр - сирәк очрый торган матурлык.
154
0