
8 нче көн #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"
-Монда килгәч, үтермәсләр, Аллаһы бирсә, бар да яхшы булыр, – дигән булды. Әллә озак, әллә бик аз вакыт үтте, алар янына яшькелт киемнән ир-ат заты чыгып: – Хәлдән килгәннең барысын да эшләп карадык, коткара алмадык, – диде. Юк, бу алар көткән сүз түгел иде. Фирая, кычкырып җибәрмәс өчен, бар көченә учы белән авызын каплады. Ышанасы килмәде, әле генә сөйләшеп килгән кеше бит ул. Теркәү өстәле янында басып торган баягы табибка карап кычкырасы килде. Кул куй, диде, ник шунда «бәхилләшеп кал, өмет юк» димәде, белде бит бер йөрәккә ике тапкыр операция ясалмаганны!
Сылтамалар:
250
0