Клара Булатова "Укытучы апаң йокламаган..."
8 нче көн. УКЫТУЧЫ АПАҢ ЙОКЛАМАГАН... Абажурлы зәңгәр лампасыннан Өстәлеңә якты сибелгән. Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән, Планнар да күптән төзелгән. Ә ул әле һаман йокламаган, Төн йокысын нәрсә алган соң? Сәбәбе син, Азат, Син дә бүген Язма эштә «5»ле алгансың. Табельдәге синең «3»леләрне Алыштырсын өчен шул билге... Ничә төне ялсыз үтте аның, Йөрәк көче күпме түгелде. Күзләрендә бүген борчу түгел, Шатлык яна синең җиңүдән. Алда ята дәрес планнары, Дәфтәрләре янда өелгән... Син йоклыйсың, татлы төшләр күреп, Әнкәң җәйгән җылы урыныңда. Укытучы апаң, керфек какмый, Һаман уйлый синең турында. #ТатарстанЯзучыларБерлеге # КлараБулатова # Укытучыапаңйокламаган... #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары
67
0