Сигезенче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Гөлчирә Галимова "Парлы ялгызлар"

Сигезенче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Гөлчирә Галимова "Парлы ялгызлар"

-Менә синсез өченче яңа елымны каршы алам, дустым Фәридә. Кешеләр өйләрен төрле төсле утлар белән бизи. Бөтен җирдә ут кабынган, бар да бәйрәмгә әзерләнә. Ә минем йөрәгемдә бушлык, ә күңелемне караңгылык биләп алган. Күпме генә тырышсам да, күңелемә яктылык кертә алмыйм. Йөрәгемдәге бушлыкны күпме генә тутырырга теләсәм дә, килеп чыкмый, дустым. Камил мине үлеп ярата, яңа елга кулымны сорарга кайта, ә мин нишләргә дә белмим. Әгәр баш тартсам, аның алдында яхшы түгел, ә баш тартмасам, ничек итеп яратмый торып, аңа өмет бирергә? Әле дә син бар, дустым, күңелемдә генә булсаң да, сиңа сөйлим, синең белән киңәшләшәм. Син мине ишетәсең, күктән карап торасың кебек. Тик ачуым чыга, ник җавап бирмисең син?.. 173 нче бит #ГөлчирәГалимова #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #44

Тэглар:

63

0