8нче көн. Фәнзия Максютова. Җәмилә.

8нче көн. Фәнзия Максютова. Җәмилә.

ҖӘМИЛӘ Исеме дә матур аның, Беләсезме — Җәмилә. Җәмиләбез матур итеп Шигырьләр сөйли белә. Тынычлап утырыгыз да Тыңлагыз әле менә. Утыргычны сәхнә итеп, Шигырь сөйли Җәмилә. Шигырьләрне яттан белә, Үзе аңлатып бирә. Безне җыеп көн дә шулай Шигырь сөйли Җәмилә.

Тэглар:

55

0