Т.Гарипова." Мөгри-мөгри килә Бөйрәкәй"

Т.Гарипова." Мөгри-мөгри килә Бөйрәкәй"

#әдәбимарафон2025 #дөньякүләмәдәбимарафон 4 нче көн. Шушы вакытта Гөлбануларга каршы гына салынган урыс капкалы йортның бердәнбер варисы булган Ихсанбай тармакланып үскән тирәк төбендә Гөлбануны көтте. Бүгенге Сабантуйның үзенә җиңү китермәвенә артык хафаланмый ул, әмма аны калак сөягенә салучы кем бит әле! Һашим! Теге вакытта мәктәптә шуның муенын борырга өлгермәвенә үкенә хәзер Ихсанбай. Шәһәргә олагуы шәп булган иде дә бит, кайткан бит әле. Ихсанбайның җиңелүе Гөлбанудан да булды шикелле. Үзенең киемнәре, төс-сыны белән кинәт килеп чыкты. Башка берәү белән дә көч сынашып карамастан, Ихсанбай Һашим белән көрәшергә булды. Шулай да Гөлбануны күреп каушамаса, бирешмәс иде әле Ихсанбай. Әле дә ничек каршыларга белми ул Гөлбануны. "Кәләшем бул, гомерлек ярым бул!" дисә, ни дияр икән? Улының бу тәкъдименә әтисе ничек карар тагы? Эчеп алган саен: " Мин - бөек хан токымы!" дип күкрәк сугарга яраткан нәрсә хәерче кызы кирәкми безгә дияр микән? Бәлки , әнисе күндерер әтисен? Башка күршеләре белән ияк кагып кына исәнләшсә дә, Гөлбануны да, аның чирле әнисе Шәһәрбануны да ифрат якын күрә бит ул. Әйе, бар өмет әнисендә. Тизләтмәсә, Ихсанбай Гөлбанудан тиз арада колак кагачак. Бүгенге Сабантуй Тирәкленең генә түгел, күршедәге Сабаклы егетләренең дә күзен ачты. Ә Һашим?...Ихсанбай, күзләрен йомып, тешен шыгырдатты: Гөлбану бит шуңа, шул ятимгә янчык бүләк итте! 23 нче бит. #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #ТатарстанЯзучыларыБерлеге #МиллионТатар #НурлатМарафончылары #ТаңчулпанГарипова #МөгриМөгриКиләБөйрәкәйРоман

Тэглар:

46

0