Урланган бәхет

Урланган бәхет

"Киттекме?" – дигәч, Алия бераз дәшми торды, аннан: "Минем фатирга түгел, үзебезнең йортыбызга кайтасым килә. Ремонт беткәнче, мунчасында яшәп торырбыз, сагындым", – дип иренә сыенды. Казанга килеп керделәр, урамнарда бөкеләр башланырга тора. Шулай да матур инде Казан! Бу бит минем яшьлегем, мәхәббәтем, үзәкләрне өздергән, йокылардан калдырган, сөеп-сөелгән, ярты җаным калган шәһәр! Кайттым бит мин сиңа кабат, Казаным! Каршы ал мине, булды, җитте, моннан соң мин синнән беркая да китмим!.. Машина тәрәзәсенә куйган маңгаен чокырлы җирдән үткәндә бәреп алгач кына айнып китте Алия. Ришат күрмәгәндә генә бите буйлап тәгәрәгән яшьләрен дә сөртеп алды. Соңгы вакытта ешайды әле бу яшьләре дә, күңел туларга гына тора. Тиз кайтып життеләр. Ә капка төбендә ике адәм Ришат чыгарып куйган тәрәзәләрне машинага төяп маташа иде. Күк күкрәп янгыр яварга тотынды, тәрәз алучы ир-атларга карап та тормыйча, өйгә таба атладылар. Ләкин, магнит белән тартып алган сыман, Алия нигәдер артына борылды. Борылды да катып калды. Капка келәсен күтәргән Ришат, Алиянең шыбырдаган яңгыр астында басып торганын, аннан тәрәзә төяүчеләргә таба атлаганын, аннан соң брусчаткага башы белән килеп төшүен өнсез калып карап торды. Секундлар эчендә булган бу хәлне беркем дә аңлата алмас иде. Дөньяны селкетеп күк күкрәде, яшен яшьнәде, Ришат Алия өстенә иелде. Сулый, сулый... һәм нидер пышылдый иде Алиясе. Ир хатынын күтәреп алмакчы булды, ничә еллар күбәләк урынына күтәреп йөрткән хатынын, җанының ин зур өлешен биләп алган Алиясен күтәрә алмады – биле ычкынды. Бу мәлдә тораташтай катып калган ир-атларга башын борып: "Ярдәм итегез", – дип кенә эндәшә алды ул. Яшьрәге, озын буйлысы, Алияне күтәреп, Ришат артыннан атлады. Алияне мунча алачыгындагы диванга яткыргач, бик яхшы киенгән әлеге ир тиз генә чыгып та китте, артыннан ниндидер таныш ислемай исе таралып калды. Ә чыгып китми калганы: "Ярдәм кирәк түгелме, без нишли алабыз?" – дип басып тора иде. Ришат: "Хәзер!” – дип ымлады. Алиясенең чәчләреннән сыпырды, битеннән сыйпады. Хатыны изрәп йоклый иде. Ир “

Тэглар:

37

0