Кайнәм мәхәббәте

Кайнәм мәхәббәте

Мин бәхетле, чөнки гомер йомгагымны кайнәм белән бергә сүттем. Ул – олы йөрәкле ана! Дөнья мәшәкатьләренә, җил-давылларга каршы төшеп, безнең бәхетне саклады. Үткән гомеремне кичереп, күңелемдә уелып калган хатирәләремне сезгә сөйлисем килә. Медучилищены яхшы билгеләренә тәмамлап, кулыма диплом алгач, язмыш безне төрле җирләргә таратты. Миңа шактый ерак районнарның берсендә төпләнергә насыйп булды. Беренче көннән үк җылы каршы алдылар. Оялчан яшь кызны елмаеп кабул иткән өлкән табиб һәм шәфкать туташы үз һөнәрләренең чын осталары булып чыкты. Бер атна чамасы медпунктта яшәгәннән соң, Мәликә апага фатирга урнаштым. Көндезләрем авырулар кабул итеп үтсә, кичләрен китаплар укыдым, авырулар тарихында очраган һәр ваклыкка игътибар итеп, мәртәбәле табиблардан җавап эзләдем. Көннәрдән бер көнне зур вакыйга булды – районга башкаладан зур концерт килде. Абруйлы җырчыларны тыңлап әсәрләндек, аларның тавышына сокландык. Кайтканда ике йорт аша гына яшәүче күрше егет Дамир очрады. Хәдичә апаның шәһәрдә укып йөрүче улы бар икәнен ишеткән булсам да, күргәнем юк иде. Чибәр, каһәре! Ул да булачак табиб. Буйга шактый озын, төз гәүдәле, калынрак тавышлы Дамир мине озата кайтты. Капка төбендәге утыргычка килеп җиткәнче әллә нинди кызык хәлләр сөйләп көлдерде, йөз еллык танышлар кебек бар серләрен ачты да салды. Кинәт кенә толымыма кагылып: «Син – әкият кызы!» – дип, матур сүзләр сайрады. Әкиятләр илендәге серләрне каян беләсең, дип сорагач, минем әнием әкиятче бит, дип көлде. Гомере буе китапханәдә эшләүче Хәдичә апаны авылда белмәгән кеше юк. Аның сөйләгән сүзләре дә китапка язарлык иде шул. Җәйне без бергә үткәрдек! Озакламый Дамир үзәк хастаханәгә практикага кайтты. Хисләребез көннән-көн ялкынлана барды, бер-беребезне бераз гына күрми торсак та, сагынышып очраша идек. Мәликә апаны кызлары шәһәргә алып киткән елны Дамирның әнисе Хәдичә апа тотты да безгә никах укытты... Үзебез сукмак салып, зур юлга чыгарга хыялландык... Дамир, диплом алгач, хәрби табиб булып еракка китәргә риза булды. Ә мин авыл фельдшеры – бары өч ел хыял дөньясы

Тэглар:

43

0