
8 нче көн Әдәбимарафон2025
Туганлыкның җебе өзелмәсен, Өзәр өчен сәбәп булса да. Туган- туган булып кала һәрчак, Нинди хәлләр булып узса да. Туган белән туган арасына, Тырышыгыз берни кертмәскә. Ачу- үпкә саклап йөрүләрне, Өч көннән дә артык итмәскә! Туганнарны сайлап алып булмый, Туган була, нинди булса да. Алыштырып булмый бер кемгә дә, Яхшы дуслар булып торса да. Нинди генә яхшы булсалар да, Җиде ятлар туган булмыйлар. Җан тартмаса да, кан тарта диләр, Үз туганың була алмыйлар. Гомер кыска ,яшәү мизгел генә, Тырышыгыз тату яшәргә! Ашыкмагыз ,берни уйламыйча, Туганлыкның җебен өзәргә. Әлфия Юсупова
281
0