Гомәр Бәширов.Туган җирем-яшел бишек
8нче көн #әдәбимарафон #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #ГомәрБәширов #Туганҗиремяшелбишек -Хөррият бит,хөррият!Җирле булабыз бит!Их,әни дә исән булса!-ди. Менә кояш баеп шәфакъ нурлары да сүнде.Аның урынына кояш баешыннан ,җир белән күк арасында эленеп торган киң бер нур булып,Казан өстендәге кичке яктылык балкый башлады. Хәкимҗан,ерактагы шул тылсымлы нурдан күзен алмастан ,үзенең шыпырт кына ягымлы тавышы белән: -Казан балкый !-дип әйтеп куйды. -Ә Мәскәү каласы тагын да шәбрәк балкыйдыр,ие бит?-диде Әхмәт. Без,бер-беребезнең иңнәренә таянып,әнә шул нур балкыган якка карап барабыз.Безнең күңелләрне ,бәйрәм көннәрдәге шикелле,зур куаныч рәхәтләндереп тора.
40
0