
Илдар Юзеев Төннәр кебек зәңгәр сагышларым
Ярда таллар йоклый арып-талып, Җил дә тынып калган. Сулар тын. Сай күлләрне тирән уйга салып, Гармун уйный берәү югартын. Көй тирбәтә күлнең камышларын, Моңга күмә елга буйларын. Төннәр кебек зәңгәр сагышларым, Күлләр кебек тирән уйларым. Яшьлек моңын әллә Айдан алган Төннәр сандугачы шул гармун... Түзә алмам: зәңгәр төндә калган Сөйгәнемне эзләп чыгармын.
143
0