Һәркемгә бер кояш

Һәркемгә бер кояш

– Татарның җаны – авылда, ә авылның җаны – мәктәптә, балаларда. Һәм сез моны бик яхшы беләсез! – Җөмләләремне бастырып кына, дәлилләп кенә әйтергә тырышсам да, бөтен тәнем буйлап кайнарлык таралып килүен сизеп алдым. Кан басымы күтәрелсә, шушында, глава бүлмәсендә калтыранып утыруыңны көт тә тор. Шуны аңлап, мөмкин кадәр тыныч булырга тырыштым. - Сез бит үзегез дә авылда туып-үскән кеше! Бүген килеп ни өчен аның тамырын корытырга тырышасыз, шуны гына әйтегез әле? Болай да авыл әлегә мәктәбе булганга гына җан асрый. Башта урта мәктәпне тугызъеллыкка калдырдык – шунда ук бездән генә дә биш гаилә шәһәргә китеп урнашты. Инде башлангычка калдырсак, калганнары да таралышып бетә бит! – Зөһрә Әхтәмовна, миңа сезнең тоныгыз ошамый! Сез кайда утыруыгызны оныттыгыз, ахры. (63 нче бит)

Тэглар:

54

0