Вакыйф Нуруллин "Җавап бир, кеше"

Вакыйф Нуруллин "Җавап бир, кеше"

Ә шулай да теге мөлкәтнең иң күп өлеше Ханәфинең үзенә китте ул елны. Йорт салдырган елы иде бит. Кырык бер көн хуҗа исәбеннән ашап эшләгән балта осталарына гына да дүрт сарык түшкәсе, сыер арт санының яртысы китте. Моңарчы район җирендә яшәгәч, Ханәфинен үз терлекләре юк, барысы да колхоз маллары иде алар. Районнан килгән инспекторыдыр, чуртыдыр-муртыдыр. барысы да итен-маен сорап тора. Бөтенесенә үк булмаса да, кирәге чыгар, файдасы тиярдәйләренә яртышар түшкә сарык ите биреп җибәрелгәләнгән иде. «Синең колхоздан дүрт ат, сигез кеше бер ай юл төзү эшендә эшләргә тиеш. Ярар, аларны җибәреп тормассың инде. Казаннан сабантуйга кунаклар кайтасы бар, ит бик кирәк иде. бер сарыгыңны биреп җибәр дә шуның белән синен планың үтәлгән булыр», - дип, районның доротдел начальнигы бер баш сарыкны тереләтә алып китте. «Казаннан иптәшләр килә, шуларга шашлык пешерәсе бар», - дигәч, район башкарма председателе урынбасарына да бер сарык түшкәсе илтеп бирергә туры килгән иде.

Тэглар:

48

0