8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Рәзил Вәлиев "Җиргә мәдхия".
Бу агачлар агач түгел әле, Бу агачлар – җирнең өмете. Бу далалар дала түгел әле, Бу далалар – җирнең киң бите. Елгалар да елга түгел әле, Алар бары җирнең күз яше. Таулар да тау түгел – җир сакчысы, Ә болытлар – җирнең түшәге. Давыл, туфан, вулкан берни түгел, Алар – җирнең көче, тавышы. Бу бомбалар бомба түгел әле, Бу бомбалар – кеше ялгышы. Кояш кояш түгел – җир яктысы, Ә йолдызлар – җирнең маягы, Мине сугыш исән калдырмады, Мине шушы җирем аяды. Ул ул түгел әле, ул – минем дус, Күк күк түгел – Киек Каз Юлы. Мин мин түгел әле, мин уйламыйм, Минем аша Җир бу, Җир уйлый. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәзилВәлиев #Җиргәмәдхия. #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
41
0