7 нче көн  Айгөл Вәлиуллина "Качышлы уйныйбыз"

7 нче көн Айгөл Вәлиуллина "Качышлы уйныйбыз"

Яшереп күңелнең иң җылы хисләрен, Туктатыр булабыз дөньяның күчәрен. Ялганны чын белән әллә соң бутадык, Әллә без күптәннән яшәүдән туктадык. Яктылык калмады күңелнең түрендә, Ялагай битлеге күпләрнең йөзендә. Сатылдык, яшереп йөрәкнең сафлыгын, Каралттык дөньяны, таратып аклыгын. Качырдык барсын да, кызганмый яшибез, Без булган, без уңган, гайрәтле кешебез! Яхшылык эшләргә, без инде куркабыз, Эшләсәк масаеп мәйданнар тотабыз. Качышлы уйныйбыз, яшереп җаннарны. Томалап кадерле, иң татлы уйларны. Ис китеп торырлык карасаң бер читтән, Үзеңнән качулар бу җирдә бармы икән?

Тэглар:

66

0