Т.Гарипова. " Мөгри-мөгри килә Бөйрәкәй"

Т.Гарипова. " Мөгри-мөгри килә Бөйрәкәй"

#әдәбимарафон2025 #дөньякүләмәдәбимарафон2025 2 нче көн. Мәдинә һуштан язар дәрәҗәгә җитте, Билдәш тирәли купкан ыгы-зыгыга карап катты. Сыер китте йорттан. Кот китте. Инде аларның савыт-сабасы беркайчан да сыер сыена сыланмас, иртәнге һаваны зыңгылдатып, сыер җилененнән савытка сөт акмаячак, кичке тынлыкны көтүлектән йөреп кайткан тук сыерның җиңелчә уфылдап куюы тутырмаячак, ә бозаукайның иреннәре иркә бер комсызлык белән әнисенең җилененә төртелмәячәк ... - Туктагыз! - Боерык кебек яңгыраган әче тавыш барысын сискәндереп, артына әйләнеп карарга мәҗбүр итте. - Туктагыз! ... - Мәдинә бозауны җилтерәтеп китереп чанага салды. - Сыерны алгач, бозау да китсен, бозау киткәч, мин дә китәм. - Балам... - Әнисенең үзенә дәшкәнен ишетте Мәдинә, ләкин артына әйләнеп карамады: аның ихтыярыннан тыш, үзләреннән- үзләре ургылган яшьләрне ул беркемгә дә күрсәтмәячәк... 14 нче бит. #татарстанкитапнәшрияты #татнетныүстерүфонды #нурлатмарафончылары #миллионтатар #таңчулпангарипова #мөгримөгрикиләбөйрәкәйроман

Тэглар:

52

0