
Таңчулпан Гарипова.Роман.
#әдәбимарафон2025 #дөньякүләмәдәбимарафон2025 1нче көн. Печән җитмәүдән күтәрәмгә калган сыер авыр бозаулады. Мәдинә терсәгенә тиклем канга буялып, сыерга бозауларга булышты. Бозауның арткы тояклары карыныннан аерылганда, Мәдинә, үзе дә хәлсезләнеп , аркасы белән туң җиргә чалкан төште. Сыер урыннан торырга маташып карады, ләкин көче җитмәде, кире ятты, аннан, мөгрәп, бозавын күрергә теләп, башын артка борды. - Хәзер, сабыр ит... - Мәдинә канлы-сүлле юеш җан иясен ничек итсә итте, әнисе алдына салды. - Әниең ул синең, бозаукай, әниең... Билдәш ач хайван комсызлыгы белән бозавын ялаган арада , бер кочак печән күтәреп, Мәдинә өйгә керде дә сүрелгән учакның җылысы төшкән урынга шул печәнне түшәде. - Апай... - Уянып, мыгырданырга уйлап яткан энеләренә боерулы тавыш белән: - Тыныгызны чыгармагыз! - диде дә тагы тышка атылды. Хәзер үк кертмәсә, бозау бит өшер, туңып бетәр. Мәдинә үзенең җилкәсеннән шуышып төшеп калган бишмәтен табып бозауны салды да, баласы артыннан кузгалырга маташкан Билдәшнең йөрәкне әрнетеп мөгрәвенә карамый, теше-тырнагы белән көчәнеп, бозау яткан бишмәтне өйгә таба өстерәде... 8 нче бит. #татнетныүстерүфонды #таттелеком #татарстанкитапнәшрияты #татарстанязучыларыберлеге #нурлатмарафончылары #миллионтатар #таңчулпангарипова #мөгримөгрикиләБөйрәкәйроман
159
0